Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге шәфкать туташы "Массажның балалар организмына йогынтысы" дигән исем астында әңгәмә үткәрде.
Үзәк карамагындагылар һәм аларның әти-әниләре массаж мөмкинлекләре турында мәгълүмат тыңлады. Аннан соң әти-әниләр биредә үзләренең сорауларына җаваплар алды.