Кичә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагоглары Лилия Курбатова һәм Әлфия Хөснетдинова яшүсмерләрне волонтерлык эшчәнлегенә җәлеп итү буенча очрашу үткәрде.
Оештыручылар билгеләгәнчә, әлеге чара психологик яктан уңайлы атмосферада эшчәнлек булдыруга юнәлтелгән.
Чара ахырында белгечләр тренинг күнегүләр уздырды. Аннан соң яшүсмерләр үзләренең фикерләре белән уртаклашты.