Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә карамактагы балаларның әти-әниләре өчен мастер-класс узды.
"Мастер-классларның максаты ата-аналарны алга таба өй шартларында балалар белән эшләргә өйрәтү. Бу балаларның ялын төрлеләндерергә, аның мәдәни-иҗади процесска актив кушылырга ярдәм итә", - дип сөйләде хезмәт буенча инструктор Асия Борковских.