Лаешның мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар белән эшләгәндә яңа төр технология кулланалар. Алар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның авазларны дөрес әйтү буенча күнегүләрнең уен алымнарын булдырган.
Әлеге методика сүзләрне дөрес әйтергә һәм алга таба хаталар булдырмаска ярдәм итә. Бу дәресләр махсус комплекс күнегүләрне үз эченә ала.
Үзәк педагоглары билгеләп үтелгәнчә, уен ярдәмендә сүзләрнең дөрес әйтелешен формалаштыру кызыклы да, файдалы да.