Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр янында булып кайтты.
Ата-аналарга тернәкләндерү курсына алганда ниниди документлар кирәлеге хакында аңлаттылар.
Моннан тыш, рейдлар барышында үзәк хезмәткәрләре торак-көнкүреш шартлары белән дә танышты, янгын куркынычсызлыгына багышланган һәм террорчылыкка каршы әңгәмәләр үткәрделәр.