Күп балалаы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә абонементлар тапшырылды

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Кичә Минзәләнең "Юность" боз сараенда биш һәм аннан да күбрәк балы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бүләк итеп абонементлар тапшырылды. 

Рәсми өлештән соң егетләр һәм кызларга тимераякта шуарга тәкъдим иттеләр. Чара өстәл артында чәй эчү белән тәмамланды. 

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре билгеләвенчә, тимераякта шуу сәламәтлекне ныгытырга һәм балаларның ялын  файдалы итеп оештырырга ярдәм итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International