Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр тимераякта шуарга өйрәнә

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Кичә Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча программа кысаларында шугалакта булып кайтты. 

Приют белгечләре билгеләп үткәнчә, фигуралы шуу төрле физик күнегүләрне үз эченә алган һәм  тулаем алганда организмга уңай йогынты ясый. Моннан тыш, бозда шуу - салкын тиюдән саклану чарасы да. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International