Әлмәттә җирле инвалидлар җәмгыяте турында фикер алышынды

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Шушы көннәрдә Әлмәттә Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең район оешмасы хисап-сайлау конференциясе узды. 

Биредә соңгы биш ел эчендә башкарылган эш нәтиҗәләре турында доклад белән инвалидлар җәмгыяте рәисе Ләлә Гайфуллина чыгыш ясады. Җәмгыять рәисе үз чыгышында финанс ярдәм күрсәтүче предприятиеләр һәм оешмалар вәкилләренә рәхмәт белдерде. 

Шулай ук, Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Әлмәт оешмасы хисап эшчәнлеген тикшерү отчеты белән Лена Багаветдинова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, инвалидлар җәмгыяте идарәсе алдында торган төп максат һәм бурычлар үтәлеп бара. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International