Кичә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ярдәме белән Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге кадрлар агентлыклары, волонтерлар, Татарстан Республикасы кадрлар менеджменты Ассоциациясе һәм МУП "Метроэлектротранс" белән берлектә "Экспресс-эш белән тәэмин итү хезмәте" эксперементаль акциясе үткәрде.
Исегезгә төшерәбез, акция кысаларында, казанлылар һәм башкала кунаклары электротранспортта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтүче хезмәтләр белән якыннанрак танышты.
Акция барышында электротранспортта пассажирларга өйрәнү һәм тутыру өчен алты меңнән артык анкета тапшырылды. Моннан тыш, теләүчеләр анкетаны шунда ук электрон сайтта тутыру мөмкинлеге алды.