Шушы көннәрдә Азнакайның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән семинар-киңәшмә узды. Анда социаль якланмаган категория гражданнар һәм инвалидлар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында сүз барды.
Очрашу барышында хокукый аспектлар, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мәгълүмат җиткерү хакында фикер алышынды.
Киңәшмәдә катнашучыларга белешмәлек һәм методик материаллар таратылды.