Балтачның "Наз" үзәгендә гриппка каршы профилактика чаралары турында әңгәмә узды

2016 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Грипп һәм ОРВИ эпидемиясеннән саклану максатыннан, кичә Балтачның “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә табибә Резеда Закирова белән очрашу узды. Очрашуда табибә авыруның беренче билгеләре, аның катлаулануы, дәвалау ысуллары турында сөйләде. Шулай ук грипптан саклану кагыйдәләрен санады. Тернәкләнүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларына җаваплар ишетте. Табибә очрашу азагында үз белдегең белән дәвалану ярамаганлыгын өлкәннәрнең исенә төшерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International