Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә дартс буенча ярышлар узды. Малайлар һәм кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә көч сынашты.
Әлеге чараны оештыруда Күзәтчелек советы әгъзасы Ясави Гәрәев ярдәм күрсәтте. Ул җиңүчеләрне истәлек сувенирлары белән бүләкләде.
Үзәк белгечләре билгеләвенчә, ярышлар балаларда якты хисләр уятты.