Кичә Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Кар бабайның туган көне" дип исемлнәгән күңел ачу чарасы узды.
Үзәк карамагындагылар әти-әниләре белән берлектә әлге бәйрәмдә катнашты. Алар Кар бабайга шигырьләр сөйләде, җырлар һәм биюләр башкарды.
Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.