Түбән Каманың "Веста" үзәге карамагындагылар музейда булып кайтты

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы һәм Кама Аланы мәктәп музее кураторы патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән Республика программасын тормышка ашыру кысаларында карамактагы балалар белән интерактив дәрес үткәрде. 

Дәрес Ленинград блокадасы турында сөйләү һәм презентация карау белән башланып китте. Соңыннан балалар музейда булдылар, әлеге сугышның сәяси һәм стратегик әһәмияте турында белделәр. Балалар кызыксынып экскурсоводны тыңлады һәм музей экспонатлары белән танышты.

Чара ахырында балалар экскурсиядән алган тәэсирләрен рәсемнәр рәвешендә сурәтләде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International