Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Әкиятләр аланы" дип исемләнгән танып белү дәресе узды.
Дәреснең максаты балалар һәм яшүсмерләрдә рус халык иҗатына мәхәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт иде.
Үзәк тәрбиячесе Алина Гадельшина билгеләп үткәнчә, балалар яңа мәгълүмат кына түгел, яхшы кәеф тә туплады.