Былтыр Татарстан производстволарында үлем белән тәмамланган һәм катлаулы нәтиҗәләргә китергән бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләр саны, 2014 ел белән чагыштырганда, 18 процентка кимегән (239 кешедән 197гә).
Әлеге саннарны бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының узган елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча үткәрелгән коллегия утырышында министр Эльмира Зарипова хәбәр итте. Искәртеп үтик: утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Социаль иминиятләштерү фонды җитәкчесе Андрей Кигим, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һ.б. рәсми затлар катнашында уздырылды. Республика күләмендәге шушы киңәшмәдә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов та катнашып чыгыш ясады.
Эльмира Зарипова сүзләренә караганда, аерым алганда, былтыр үлем белән төгәлләнгән очраклар саны 1,5 процентка кимегән. 131 хезмәткәр катлаулы нәтиҗәләргә китергән җәрәхәтләргә, имгәнүләргә дучар булган. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 41 кешегә азрак. “Бүген бәхетсезлек очракларының күпчелеге төзелеш, авыл хуҗалыгы кебек тармакларга туры килә. Эре производстволар республиканың зур шәһәрләрендә урнашканлыктан, әлеге очраклар буенча соңгылары – лидерлар рәтендә”, – дип билгеләп үтте министр. Республикада хезмәт шартларын яхшырту программаларын гамәлгә ашыруга Татарстан бюджетыннан ел саен 5 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелә. 1 гыйнварга булган мәгълүматларга караганда, бүген ТРда хезмәттә куркынычсызлык мәсьәләләре буенча җитәкчеләрне һәм белгечләрне әзерли торган 55 аккредитацияләнгән оешма исәпләнә. Былтыр бу мәсьәләдә 43 меңләп кеше белемен күтәргән.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген хезмәт урынында куркынычсызлык буенча проблема актуаль булып кала бирә. “Бу яктан төзелеш һәм авыл хуҗалыгы тармаклары – иң йомшак урыннарыбыз. Әйтергә кирәк: аларда куркынычсыз хезмәт шартлары булдыру җиңел түгел. Шуңа да карамастан, бу юнәлештәге эшне һәр тармакта алып бару зарур”, – диде ул. Президент сүзләренчә, күп кенә һөнәри авырулар да, кешеләрнең психик халәте дә алар эшли торган мохиткә бәйле. Рөстәм Миңнеханов чыгышында мәсьәләнең мөһимлегенә кат-кат басым ясап, хезмәт шартларын тәртипкә китерү татарстанлыларның тормыш сыйфатына да, сәламәтлегенә дә уңай йогынты ясаячак, дип ассызыклады.