Министрлыкның йомгаклау коллегия утырышы узды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

2015нче ел нәтиҗәләре һәм 2015нче елда тармакның үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегия утырышында сүз барды. Ул "Ак Барс" яшьләр үзәге концертлар залында узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  

Чарада катнашучыларга төп доклад белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова мөрәҗәгать итте. Әлеге докладта хезмәт базарындагы киеренкелекне киметүгә юнәлдерелгән өстәмә чараларны гамәлгә ашыру; Федераль законнар җыелмасын тормышка ашыру буенча җирле үзидарә органнары роле һәм башка темалар турында сүз барды. 

Шулай ук социаль иминиятнең бурычлары белән Россия Федерациясе социаль иминият Фонды рәисе Андрей Кигим таныштырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International