Татарстанда 163 кеше эшсез дип танылды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

20-27 гыйнварда Татарстанда эшкәртү сәнәгате өлкәсендә мәшгуль булган 163 кеше эшсез калган.

Башка тармакларда да эшсезләр пәйда булган. Күпләп һәм ваклап сату өлкәсеннән 122 кеше киткән. Тагын 69 кеше төзелеш өлкәсендәге эшен югалткан. 50дән артык кеше күчемсез милеккә бәйле операцияләр белән шөгыльләнүдән туктаган. Транспорт һәм һәм элемтә тармагыннан 50 белгеч киткән. 28 хезмәткәр финанс эшчәнлеге белән шөгыльләнүдән туктаган. 37 кеше коммуналь хезмәтләр күрсәтү өлкәсен калдырган, 109 кеше - мәгариф, 43 - сәламәтлек саклау, 48 кеше авыл хуҗалыгы тармагыннан киткән.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International