Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,8 процент тәшкил итә. Республикада 16 мең 554 эшсез санала, бу узган атна белән чагыштырган вакытта 590га күбрәк.
Республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе икътисади актив халык санының 0,8 процентын тәшкил итә. Эш бирүчеләрнең мәшгульлек органнарына белдергән хезмәткәрләргә ихтыяҗы 23 мең 605 вакансиягә җитә. Хисап вакытына эш бирүчеләр 1687 буш эш урыны тәкъдим иткән.
20-27 гыйнварда 1187 кеше эшсез дип табылган, аларның 496сы үз теләге белән киткән, 157се оешма бетерелү яки кыскарту нәтиҗәсендә эш урынсыз калган.