Шушы көннәрдә Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тантаналы чара узды.
Бәйрәмнең максаты балаларны русларның гореф-гадәтләре белән таныштырудан, коммуникатив күнекмәләрен җайга салудан гыйбарәт иде. Чарада балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты.
Конкурслар, ярышлар, биюләр һәм җырлар – барлык катнашучыларны шатлыкка күмде.