Шушы көннәрдә Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова һәм социаль эшләр буенча белгеч Любовь Горюшева балигъ булмаган балалар өчен "Синең хокукларың, бала!" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Биредә балаларга законнар турында сөйләделәр, бала хокуклары буенча Конвенция белән таныштырдылар.
Дәрес ахырында балалар әкияти викторинада катнашты, хокуклары язылган белешмәлек һәм йомшак уенчылар алды.