Питрәч районы приютында тәрбияләнүчеләр курчак театрында катнашты

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Кичә Питрәч районының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Бүре һәм җиде бәти" дип исемләнгән курчак театры тамашасы узды. 

Музыка җитәкчесе Татьяна Угарова декорация һәм әкият персонажлары әзерләгән иде. Курчакларны приют карамагындагы балалар йөртте. Залда утыручылар кызыксынып әлеге тамашаны күзәтте. 

"Тернәкләндерү эшендә мондый кызыксындыру чарасы бит мөһим. Чөнки ул балаларга тормышта булган хәлләрегә мөнәсәбәт тәрбияләргә ярдәм итә" - дип ассызыклады Татьяна Угарова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International