Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре карамактагыларны скандинавия йөрешенә өйрәтә башлады.
"Скандинавия йөреше - физик активлык төре, анда хәрәкәт ярдәмендә махсус техника кулланыла. Дәресләр медицина хезмәткәре белән берлектә үткәрелә. Әлеге спорт төре өлкәннәр өчен бик уңайлы. Ул аяк буыннары авырткан өлкәннәргә дә таяклар ярдәмендә саф һавада йөрергә мөмкинлек бирә", - дип сөйләде социаль эшләр буенча белгеч Гүзәл Магфуровна.