Бөгелмәнең "Возрождение" үзәгендә гриппка каршы профилактика чаралары буенча әңгәмә үткәрделәр

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген "Возрождение" мөмкинлекләре чикле  балалар һәм яшүсмерләр өчен  тернәкләндерү үзәге белгечләре карамактагыларга һәм аларның әти-әниләренә гриппка каршы провилактика чараларын искәртте. 

Бүлек мөдире Наталья Нурмөхәммәтова белдергәнчә, экспресс-сораштыру 65% респондентның әлеге чаралар турында дөрес фикердә булуын ачыклаган. 

Индивидуаль консультация вакытында әти-әниләр өй шартларында савыктыру буенча киңәшләр алды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International