Иртәгә Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышы узачак

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Иртәгә видеоконференция режимында Министрлыкның "2015нче ел нәтиҗәләре һәм 2016нче елда тармакның үсеш перспективалары" йомгаклау коллегиясе утырышы узачак.

Коллегия утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе социаль иминият Фонды җитәкчесе Андрей Кигим, ТР Президенты Аппараты вәкилләре, ТР Министрлар кабинеты Аппараты җитәкчеләре, федераль органнарның территориаль структуралары, дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, башкарма комитет җитәкчеләре урынбасарлары, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль мәсьәләләр буенча идарәләре (бүлекләре) башлыклары, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре директорлары, масскүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Башлана сәгать 10.00да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International