Түбән Каманың "Веста" үзәгендә Республика программасы гамәлгә ашырыла

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

"Көчләүләрсез балачак" дип исемләнгән Республика программасы кысаларында Түбән Каманың "Веста"  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Наталья Емельянова чара оештырды. Әлеге диагностик чара Ассингер бәяләүе ярдәмендә узды. Чарада социаль яраклашуга мохтаҗ булган 35 яшүсмер катнашты. 

"Әлеге тикшерүләр нәтиҗәсендә ачыкланганча, 70% яшүсмер җаваплылык хисен тоя, 20% үзенә кискен карашта, 10% яшүсмердә үзенең адымнарын контрольдә тотарга теләмәү күзәтелә. Шуңа күрә  алга таба да эш аларның эмоциональ хисләрен формалаштыруга юнәлтелгән булачак" - дип хәбәр итте үзәк тәрбиячесе. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International