Казанда яңа проект гамәлгә ашырыла башлады

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

"Лига" югары һәм урта һөнәри белем бирүне үстерү һәм ярдәм күрсәтү Фонды социаль әһәмияткә ия проектны гамәлгә ашыра башлый. ""Покров" социаль кунакханәсе каршындагы Әниләр өчен остаханә" исемле әлеге проект ТР Министрлар Кабинетының коммерциячел булмаган оешмалар арасында үткәргән конкурс нәтиҗәсендә финанслау алды. 

27 гыйнвар көнне әлеге проектны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узачак. 

Түгәрәк өстәл эшчәнлегендә "Лига" коммерциячел булмаган Фонд Президенты Александр Пономарев, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, БОО "Казан Әниләре" президенты  Светлана Загорная һәм башка учреждение һәм ведомстволар вәкилләре катнашыр дип көтелә. 

Чара Казан шәһәре, Профсоюз урамы 13/16 адресы буенча, 15.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International