Кичә Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Гөлнара Кәримова балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Виталий Милинчук белән очрашу оештырды.
Приютта тәрбияләнүчеләр Гөлнара Салаватовна белән берлектә чыгышлар һәм Ленинград блокадасы турында презентация әзерләгән иде. Балалар ветеранга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде, медаль яулавы белән кызыксынды.
Очрашу ахырында карамактагы балалар җыр башкарды.