Шушы көннәрдә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә булачак эшмәкәрләр өчен семинар узды. Чарада үзмәшгульлек буенча дәүләт хезмәте алырга теләп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать иткән 55 эшсез гражданин катнашты.
Биредә салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы, Пенсия фондының әйдәп баручы белгеч-эксперты, "БИНК" социаль-эш клубы укытучысы докладлар белән чыгыш ясады.
Семинарда бизнес-планлаштыру, салым һәм пенсия законнарындагы үзгәрешләр турында сүз барды.