27 гыйнварда Казанда "Экспресс-служба занятости"/"Экспресс-эш белән тәэмин итү хезмәте" акциясе узачак.
Шәһәрнең җир өсте һәм җир асты электротранспортында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре эшләячәк. Казанлылар метро, троллейбус, трамвайдан чыкмыйча мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән аралашу, алга таба эшкә урнашу өчен анкета тутыру мөмкинлеге алачак.
Исегезгә төшерәбез, әлеге акция 22 гыйнварда старт алган иде. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә казанлыларга 1485 анкета таратты. Моннан тыш, шәһәр халкы эшкә урнашу буенча консультацияләр алды.
27нче гыйнвар көнне дә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре барлык эшсезләргә һәм эшләүче гражданнарга күрсәтелә торган төп хезмәтләр турында мәгълүмат бирәчәк.
Акциядә катнашырга һәм консультация алырга 9:00дан 14:00га кадәр мөмкин булачак.