Әлмәтнең мәшгульлек үзәгендә укучыларга һөнәри юнәлеш бирүче эшчәнлек буенча киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә мәгариф, яшьләр эшләре, мәдәният идарәләре, һөнәри белем бирү учреждениеләре, югары уку йортлары, Әлмәт торба заводы, “Таграс-РемСервис”, “Татнефть” ААҖнең кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Шулай ук чарада Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең шушы юнәлештәге эшчәнлегенә йомгаклар ясалды. Шул исәптән “Адан Яга кадәр һөнәри ориентация” “Күчмә анти-кафе” проектының гамәлгә ашырылу нәтиҗәләре да хәбәр ителде. Ахырдан 2016 елга Әлмәт муниципаль районында һөнәри юнәлеш чараларының бердәм планын формалаштыруга кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды.