Балтачның "Наз" үзәге карамагындагыларга янгынга каршы профилактика чараларын искәрттеләр

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Балтачның  халыкка хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлегендә янгыннан саклау бүлеге хезмәткәрләр Ганиев Г.Г.  һәм Закиров А.Ф. белән очрашу узды.

Очрашу башында Габдулла Ганиев бүлек эшчәнлеге белән таныштырды. 2016 ел башыннан районыбызда булган янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләрен сөйләде. Күп очракта янгыннар электр приборлары белән саксыз файдалану, тәмәке тарту аркасында килеп чыгуын искәртте. Бәхетсезлек очраклары була калса, нинди телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәклеген искә төшерде.

Очрашу ахырында Закиров А.Ф. хәрбер тернәкләнучегә янгын куркынычсызлыгын саклау кагыйдәләре язылган белешмәлекләр өләште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International