Кичә халкының наркотиклашуын кисәтү буенча Республика программасы кысаларында Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Зарарлы гадәтләр – без каршы!" дип исемләнгән чара булып узды.
Приют тәрбиячесе Антонина Иванова яшүсмерләр белән токсикомания һәм аның зыяны турында әңгәмә үткәрде. Шулай ук укучыларга зарарлы гадәтләр турында фильм күрсәтелде.