Ютазы районында яшәүче эшсезләр белән психологик тренинг уздырдылар

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Кичә Ютазының  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре  ҖЧҖ "МастерПрофи" вәкилләре белән берлектә эшсез гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү һәм социаль адаптацияләү максаты белән тренинг оештырдылар. 

Чараның максаты эшсез гражданнарга карата тискәре мөнәсәбәтне киметүдән гыйбарәт иде. 

Дәрес барышында һәр катнашучы белән эш эзләү буенча шәхси план төзелде. 51 кешегә дәүләт хезмәте күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International