Балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген, ялын тәэмин итү буенча ярдәмче программа кысаларында Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында спорт-күңел ачу чарасы оештырдылар.
Приют карамагындагылар "Нефтехимик" спорт клубы вәкилләре белән берлектә шәһәрнең шугалагында булып кайтты. "Тимераякта шуу - баларның иң яраткан шөгыльләренең берсе, өстәвенә, ул бик файдалы һәм күңелле вакыт уздыру чарасы", - дип билгеләп үтте приют тәрбиячесе Рәисә Алпыспаева.