Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Илиза Султанова мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен дәрес үткәрде.
Әлеге чара үсешендә һәм сәламәтлегендә тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә яшәү урыны буенча ведомствоара ярдәм күрсәтү комплекслы программасын тормышка ашыру кысаларында узды.
Илиза Солтанова билгеләп үткәнчә, чара балалар һәм өлкәннәр арасында эмоциональ бәйләнешне ныгыту, инвалид балаларны социальләштерү максатыда узды.