Бүген Кукмараның "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә кыш айларында туган көннәрен уздыручыларның бәйрәме узды.
Үзәк карамагындагы балаларны, тантаналы рәвештә туган көннәре белән котладылар. Аннан соң балалар бергәләшеп төрле бәйгеләрдә катнашты, бүләкләр алды.
Социаль педагог билгеләп үткәнчә, мондый чаралар балаларда иҗади сәләтләр, фантазия арттырырга ярдәм итә.