22 һәм 27 гыйнварда Казанда "Экспресс-служба занятости"/"Экспресс-эш белән тәэмин итү хезмәте" акциясе узачак.
Әйтик, шәһәрнең җир өсте һәм җир асты электротранспортында халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре эшләячәк. Казанлылар метро, троллейбус, трамвайдан чыкмыйча мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре белән аралашу, алга таба эшкә урнашу өчен анкета тутыру мөмкинлеге алачак.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белгечләре барлык теләүчеләргә эшсезләргә һәм эшләүче гражданнарга күрсәтелә торган төп хезмәтләр турында мәгълүмат бирәчәк.