Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр буш вакытларын файдалы итеп үткәрә

2016 елның 22 гыйнвары, җомга

Гыйнвар ае дәвамында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында караучысыз калуны кисәтү максатыннан чаралар узды. 

Яңа ел каникуллары дәвамында  балалар күңел ачу паркында, картина галереясында экскурсиядә  булып кайтты. Әлеге чаралар балаларда зур кызыксыну һәм уңай тәэсирләр уятты.

Моннан тыш, балалар "Экология һәм табигатьне саклау музее"нда булды. Приют белгечләре билгеләп үткәнчә, әлеге чаралар туган як табигатенә карата мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләүгә юнәлтелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International