Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе органнары, җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау һәм салым органнары белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең хокукларын саклау аларга вакытында һәм тулысынча хезмәт хакы түләү буенча эшчәнлеге дәвам итә.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Беренче урынбасары А. В. Песошин җитәкчелегендәге халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, чит илләр хезмәткәрләрен җәлеп итү буенча Республика ведомствоара комиссиясе, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчьяклы комиссиясе каршындагы хезмәт хакы түләү, керемнәр һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру буенча Координация советы башкарган эш барышында Казан шәһәренең ҖЧҖ "Эко-Развитие" предприятиесендә 24 хезмәткәргә 1,8 млн сум күләмендә хезмәт хакы бурычлары кайтарылды.
Вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.