Менделеевскта "кочаклашулар көне"н билгеләп үттеләр

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 гыйнвар көнне бөтен дөньяда гадәти булмаган "кочаклашулар көне" билгеләп үтелә. Традиция буенча, бу бәйрәм көнне танышларны, хәтта таныш булмаганнарны кочакларга була. 

Менделеевскның "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең соцаль-тернәкләндерү бүлегендә дә бу бәйрәмнән читтә калмадылар, карамактагылар өчен "Кочаклашулар көне" оештырдылар. 

"Әлеге чараның максаты - ветераннарга шатлык һәм җылы мөнәсәбәт бүләк итү" - дип билгеләде үзәк белгечләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International