Бөгелмәдә "кочаклашу көненә" багышланган акция оештырдылар

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "кочаклашулар көне"нә багышланган акция узды. 

Үзәк карамагындагылар социаль хезмәткәрләр һәм психолог күзәтчелегендә шәһәр урамнарына чыкты, бөгелмәлеләрне әлеге бәйрәм белән котлады. Һәрбер кочаклашу өчен акциядә катнашучыларга балалар җылылык, шатлык һәм ышаныч символы итеп шарлар таратты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International