Бүген Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә чираттагы вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Оешмаларның кадрлар белән эшләү бүлеге вәкилләре инженер, менеджер, машина йөртүче һ.б белгечлекләр буенча 120гә якын вакансия тәкъдим итте.
Ярминкә барышында гражданнарга хезмәт базары халәте хакында мәгълүмат алырга, вакансияләр банкы белән танышырга, эшкә урнашу турында турыдан-туры эш бирүченең үзе белән сөйләшергә мөмкин иде.
Чарада 19 кешегә алга таба урнашу өчен вакантлы эш урыннарына юлламалар тапшырылды.