Түбән Камада эшсезләрне вакансияләр ярминкәсенә чакыралар

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Иртәгә сәгать иртәнге 10.00да  Түбән Кама шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш урыннары мини-ярминкәсе үзачак.

Эшкә алучылар тарафыннан түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим итәчәк: урам себерүче, инженер, электромонтер, пешекче һ.б.

Әлеге ярминкә барышында катнашучылар кадрлар белән тәэмин итүче оешма белгечләреннән эш урыннары турында  хәбәрләрне белешеп, киңәшләшә алачак.

Чара түбәндәге адрес буенча уздырыла: Түбән Кама шәһәре, Бызов ур. 20а, 222 бүлмә.

Белешмәләр өчен телефон номеры 8(8555)42-68-00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International