Татарстан Республикасында наркотикларга каршы профилактикага юнәлтелгән максатчан программа кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында актив эш алып барыла.
Кичә ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында приютта тәрбияләнүчеләр белән Яр Чаллының наркология диспансеры яшүсмерләр кабинеты белгече очрашты. Белгеч начар гадәтләргә бәйлелек, аның организмга йогынтысы хакында җиткерде. Аннан соң балалар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.