Яңа Чишмә районында Координация советының киңәйтелгән утырышы узды

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Яңа Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә хезмәт саклау буенча  Координация советының киңәйтелгән утырышы узды. 

Чарада хезмәт саклауга җаваплы төзелеш оешмалары, коммуналь хуҗалык, полиция, янгын күзәтчелеге, прокуратура вәкилләре катнашты.

Катнашучылар  хезмәт саклау, куркынычсызлык техникасы турында мәгълүмат тыңлады. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Резеда Хөснуллина төзелеш мәйданчыкларында күчмә тикшерүләр барышында ачыкланган искәрмәләр белән таныштырды. 

Очрашу нәтиҗәләре буенча төзелеш оешмаларында  күчмә утырыш уздыру турында карар кабул ителде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International