Яшел Үзән шәһәрендә укучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче эшчәнлек алып барыла

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең һөнәри юнәлеш бирү буенча белгече Людмила Александровна Яшел Үзән шәһәрнең 3нче гимназиясенең 9нчы сыйныф укучылары белән «Заманча хезмәт базары» темасына очрашу үткәрде.

Әнгәмә барашында укучылар хезмәт базарының төп субъектлары белән танышты, хезмәт бирүчеләр, хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләр һәм аларны регламентлаштыру турында белде.

Шулай ук очрашу барышында укучыларның һәрберсе экспресс-методика буенча диагностика үтте. Бу хезмәтнең нәрсә икәнен, баланың кайсы эшчәнлек төренә сәләтле булуын ачыкларга ярдәм итте. Балалар әлеге очрашуда актив катнашты, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алды.

“Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең максаты – балаларны хаталардан саклап, аңлап һөнәр сайлауга этәрү” – дип ассызыклады Людмила Александровна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International