Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ААҖ "Алабуга" кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашты

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кичә Алабуганың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә ААҖ "СҖТ МИЗ "Алабуга" кадрлар хезмәте вәкилләре өчен семинар узды. Очрашу барышында хезмәт һәм мәшгульлек өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алышынды. 

Семинарда катнашучылар халыкны эш белән тәэмин итүдә булышлык программалары белән танышты.  Биредә шулай ук җәмәгать эшләрен оештыру, гражданнарны вакытлыча эшкә урнаштыру турында сүз барды. 

Чара ахырында уртак эшчәнлеккә йомгак ясалды. Моннан тыш, катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International