Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре балалар һәм аларның әти-әниләре өчен мастер-класс оештырды.
Чараның максаты уңышлы адаптация шартлары тудырудан гыйбарәт. Үзәк психологы Анастасия Никанорова әти-әниләргә курчаклар терапиясе ярдәмендә балалар үз-үзләрен тотарга өйрәнүе, шәхес буларак формалашуы хакында сөйләде.
Үзәге карамагындагы балалар әти-әниләре белән берлектә театральләштерелгән "Шалкан" әкиятен куйды, соңыннан тукымадан курчаклар тегү серләренә төшенде.