Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре АҖ "Әлмәт торба заводы"нда булып кайтты

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Әлмәт мобиль үзәге эштән азат ителергә тиешле хезмәткәрләр белән очрашу һәм аралашу максатыннан АҖ "Әлмәт торба заводы"нды булып кайтты.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре кыскартуларга дучар булучы гражданнарга бирелүче компенсация һәм гарантияләргә карата хезмәт хокуклары нормалары турында мәгълүмат җиткерде. Шулай ук очрашуда катнашучылар дәүләт хезмәтләре исемлеге белән дә танышты. Бу көнне предприятиенең 8 эшчесе консультация алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International